Буа районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән 9 нчы сыйныф укучылары планшетлар алдылар

2020 елның 18 апреле, шимбә

Буа районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән 9 нчы сыйныф укучылары планшетлар алды, аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сатып алды.

Исегезгә төшерәбез, хөрмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм ярдщм итщ алучы кешеләр. Сез шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән балаларга дистанцион белем бирү өчен шартлар тудыруда мөмкин кадәр ярдәм кертә аласыз - компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар алуда, яисә файдаланылмый торганнарын мәктәпкә тапшырып, интернет трафик өчен түләрдә катнашып. #отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу акциясендә катнашыгыз. Балаларга белем алырга ярдәм итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International