Хөрмәтле буалылар! Христосның якты бәйрәме-Изге Пасха белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Изге Пасха бәйрәме тынычлык, игелек һәм гаделлек тантанасына ышанычны ныгыта, тормыш-көнкүрешебезне, мәхәббәт һәм татулыкны символлаштыра, барыбызны да традицион рухи кыйммәтләр нигезендә берләштерә, игелекле эшләр һәм гамәлләр кылырга, мәрхәмәтлелеккә өнди, намус белән яшәргә омтылыш уята.
Шунысы куанычлы, безнең районда яшәүчеләрнең иман һәм рухиятне яңадан торгызу кирәклеген аңлаучы, бу көчкә һәм киләчәккә ышаныч туплаучылар саны арта бара. Руханиларга бу изге эштә киләчәктә дә уңышлар телим. Дәүләт, иҗтимагый һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы белән без киләчәк буыннар өчен үткәндәге истәлекне саклап калып кына калмыйча, районда һәм республикада тынычлык һәм татулыкның ныклы нигезе булып хезмәт итүче рухи традицияләрне дә арттыра алачакбыз.
Быел, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, храмнарга баруны тыю кертелгән. Шуңа күрә үз йортларыгызда калуыгызны һәм дин әһелләренең онлайн-трансляцияләрендә катнашуыгызны сорыйм. Болар барысы да сезнең сәламәтлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның сәламәтлеге өчен эшләнә. Бу чорда барысы да зиратларга йөрүдән тыелып, өйдә дога кылсын иде. Чөнки мәрхүмнәр өчен иң мөһиме-алар турында дога, ә без өйдә дә дога кыла алабыз.
Кадерле буалылар, пасхаль шатлык күңелләрегезне мәхәббәт уты белән тулыландырсын, оптимизм һәм яңа көч бирсен. Бу бәйрәмнең шатлыгын уртаклашып, сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, матур киләчәккә ышаныч телим. Һәр гаиләдә, районда һәм Татарстан Республикасында тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим.
Үзегезне саклагыз! Өйдә калыгыз!
Буа муниципаль районы җитәкчесе Р. Р. Камартдинов