Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, "Ак Барс "Холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров озата йөрде.
«Авангард» агрофирмасы кырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре белән аралашты. Шунда ук җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.⠀
⠀ Әңгәмә барышында Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов районда кыр эшләре график буенча алып барыла, эштә өзеклекләр юк, дип хәбәр итте.
Бүгенге көнгә 16600 га уҗым, 15000 га сабан культуралары, 4 мең га шикәр чөгендере чәчелгән.
Сөрүлекләрнең барлык мәйданы буенча тырмалау тәмамланып килә, дымлы туфраклы җирләрне генә эшкәртәсе калды. Күпьеллык үләннәр тукландырылды.
Районда 22807 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 6373 сыерлар.
Районда барлык терлекләрнең баш саны тулысынча азык белән тәэмин ителгән. Тәүлеклек савым-90, 4 тонна сөт, шул ук вакытта район буенча бер сыердан савым-14,2 кг тәшкил итә. Барлык сөт Яшел Үзән сөт комбинатына эшкәртүгә тапшырыла.
Аннары Татарстан Президенты "Авангард" сөт-товар фермасы каршындагы бозаулату бүлегендә булды, ул узган елның декабрендә файдалануга тапшырылган һәм 100 башка исәпләнгән, шулай ук 80 башка кадәр 3 ага кадәрге бозауларны бер үк вакытта тоту өчен боксларны үз эченә алган.
Бозаулату бүлеге төзелеше сөт җитештерүне, үрчемнең сакланышын һәм «Карлы Ит йорты» филиалы аша алга таба эшкәртү өчен сыер ите җитештерүне арттырды.
⠀ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийлар алдына уңышны тәэмин итү, терлекчелекне үстерү бурычын куйды.
⠀ Ул билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән чәчү һәм уңыш җыю, шулай ук терлекчелек юнәлешендәге эш - болар барысы да өзлексез җитештерүне таләп итә.