Бу хакта карар бүген ТР Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.
Чәчтарашханәгә бару мөмкинлеген айга бер тапкыр һәм бары тик сайттагы шәхси кабинет аша гына рәсмиләштерергә мөмкин булачак (covid19.tatarstan.ru)
Игътибар итегез — документта чәчтарашханәләр эшенә кайбер таләпләр бар.
- смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәтергә һәм респиратор авырулар билгеләре булган затларның эшенә юл куймаска кирәк;
- бинадагы өслекләрне, гомуми кулланылыштагы урыннарны һәм җиһазларны көнгә кимендә 3 тапкыр дезинфекцияләү ;
- һәркемгә керергә мөмкин булган урыннарда ОРВИ профилактикасы турында мәгълүмат урнаштырырга;
- смена тәмамланганнан соң бинаны дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештырырга.
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә, гражданнар белән эшләгәндә:
— хезмәткәрләрне антисептиклар, шәхси саклану чаралары (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар) белән тәэмин итү һәм килүчеләрнең кулларын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү мөмкинлеге бирү;
— килүчеләрне алдан язылу буенча гына кабул итәргә, кабул итүләр арасында бинаны җилләтү һәм эш урынын дезинфекцияләү өчен 10 минутлык тәнәфес оештырырга;
— хезмәткәрләр арасында 1,5 метр дистанцияне үтәргә.