Юлларны төзекләндерү сезоны дәвам итә.

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Юлчылар кышын зыян күргән юл участокларын, ә шулай ук технологик күрсәткечләр буенча асфальт салу мөмкинлеге булган урыннарда ремонт эшләрен алып бара.  План буенча бу эш 29 урамда, 500 квадрат метр мәйданда башкарылган.

“Дорсервис” җәмгыяте директоры Назыйм Фәхретдинов әйтүенчә, тапшырылган эшне 4-5 көндә башкарганнар. Юлларны ремонтлау технологиясендә яңалык юк: фреза белән кисеп алалар, чокырны һава белән өрдерәләр һәм асфальт җәяләр. Җитәкче сүзләренә караганда, эшчеләр тиешле план буенча эшлиләр, зур күләмле эшләрне башкара алмыйлар, чөнки планнан тыш эш финансланмый.

Буалылар юл төзекләндерүдә башкарылган эшләр белән таныша ала.

Болар- Яшел(6 кв. м), Горький (6 кв. м), Ямашев (7 кв. м), Пушкин (35 кв. м, Октябрьский тыкрыгыннан алып Болынгаурамына кадәр), Колхоз (22 кв. м, Бебель урамы белән кисешүдән алып), Октябрь тыкрыгы (30 кв. м, Вокзал урамыннан Колхоз урамына кадәр), Республика (10 кв. м), Вокзал (2 кв. м, Бебель урамы белән кисешүдән алып), Комаров (4 кв. м),  Дала (20 кв. м), Г. Исхакый  (42 кв. м), г. м), Ф. Җамалиева (48 кв. м), Кояшлы (15 кв. м), Бакча (20 кв. м), Ш.Мөхәммәтов (35 кв. м), Мәктәп (30 кв. м, Заһретдинов урамыннан алып Арсланов урамына кадәр), Г. Шәрәф (13 кв.м), Г. Шәрәф (8 кв. м), Ефремов, (35 кв. м), Кызыл Армия (15 кв. м, Ефремов урамы белән кисешүдән Космовский урамына кадәр), Б. Хмельницкий (15 кв. м, Р. Люксембург урамы белән кисешүдән), Шафранов (10 кв. м, Р. Люксембург урамы белән кисешүдән), Р. Люксембург (35 кв. м), Космовский (4 кв. м,  Арефьева урамы белән кисешүдән),Казан (5 кв. м), Кече Яр буе (18 кв. м), Гагарин (2 кв. м), К. Зыятдинов (4 кв. м), Кыр өсте (4 кв. м) урамнары.

Әмма кайбер урамнарда юллар ремонтланганнан соң да чокырлар калды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе юлларны кабаттан ремонтлау мәсьәләсе каралачагын хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International