Татарстан Росреестры ел ахырына кадәр бизнесны тикшерүне туктатты

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 ел ахырына кадәр юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата җир законнары таләпләрен үтәүне планлы тикшерү туктатылган. Мондый карар Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә кабул ителде.

Моннан тыш, планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен нигезләр исемлеге кыскартылган. Аерым алганда, планнан тыш тикшерүләр, мәсәлән, тикшерү үткәрү турындагы прокуратура таләбе нигезендә үткәрелергә мөмкин. Шулай ук чаралар гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү фактларын ачыклау, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларында яисә, әгәр дә сүз лицензияләр һәм махсус рөхсәтләр бирү максаты булган тикшерүләр турында барса, үткәреләчәк.

Элегрәк Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, җир законнары үтәлешен 2020 елның 1 маена кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне туктаткан. Элек ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр (аларны бетерү вакыты 1 майга кадәр җитә) өч айга озайтылачак.

Игътибарга

2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан җир законнары таләпләрен үтәү буенча 9,4 меңнән артык тикшерү үткәрелгән, шуларның 1690ы план буенча уздырылган. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 1,8 млн сумлык штраф түләттерелгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International