Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа шәһәренең мәшгульлек үзәгендә булды

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа шәһәренең мәшгульлек үзәгендә булды, анда ул «Россиядә эш» порталы эше белән танышты. Бүгенге көндә белгечләргә 122 эшсез буалылардан мөрәҗәгать килгән, аларның һәркайсы карап тикшерелгән һәм эшкәртелгән.

Эшен югалткан һәм агымдагы елның 1 мартыннан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән барлык буалыларга-апрель, май һәм июнь айлары өчен эшсезлек буенча пособие автомат рәвештә түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, пособие күләме 12 120 сумга кадәр арттырылган иде.

8 апрельдән үз көченә кергән вакытлы тәртип белән бәйле рәвештә, эш эзләү өчен теркәлү электрон формада башкарыла. «Россиядә эш» гомумроссия базасы порталына http://trudvsem.ru гариза бирү юлы белән (гаризага резюме беркетелә), шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында гражданинның шәхси кабинетында да.

Эшсез сыйфатында гариза биргәндә, гражданинның федераль дәүләт хезмәтләрендә исәпкә алынуы расланган булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International