Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 27 апрельдән консервациягә ябыла. Бу хакта бүген район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашуда учреждение директоры Рәзинә Хисаметдинова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, яңа коронавирус COVID-19 йогышы таралуга юл куймау максатларында, санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре карантинга ябылырга тиеш.
Бүгенге көндә Буа интернат-йортында 121 кеше яши. Алар барысы да үзизоляцияләү режимында. Өлкәннәр һәм инвалидлар белән бергә карантинга директор белән бергә учреждениенең 25 хезмәткәре җибәрелә.
Ранис Рафис улы интернат-йортта яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен үзизоляцияләү режимын оештыру белән танышты. Карантин чоры авырлыкларсыз үтүгә чаралар күрелгән, хәзерге вакытта интернат-йорт карантинга ябылырга әзер.