Хөрмәтле кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре!

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Федераль салым хезмәте Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры операторы булып тора.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры ярдәмендә предприятие яки шәхси эшмәкәрнең кече һәм урта эшмәкәрлеккә каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләр кертү һәм мондый мәгълүматларны әлеге реестрдан төшереп калдыру, агымдагы елның 1 июленә салым органнары булган белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

Алдагы календарь ел өчен хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны турында мәгълүмат салым түләүчене Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертергә мөмкинлек бирүче төп документларның берсе булып тора.

Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны мәгълүматларын тапшырмау мондый юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр турында Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрыннан белешмәләрне төшереп калдыру өчен нигез булып тора.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, салым органнары барлык бизнес вәкилләренә хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны мәгълүматларының «Ачык мәгълүматлар» бүлегендә яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Үтә күренмәле бизнес» онлайн-сервисында булуын тикшерергә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International