Бүген җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм көне Екатерина II тарафыннан шәһәрләрдә Жалованная грамотаны имзалау көненә багышланган, нәкъ менә шушы вакыйга үзидарәләр турында Россия законнарына нигез салды, дип санала.
Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Буа районы җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады, килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, котлау видеоэлемтә аша узды.
«Хөрмәтле депутатлар, ветераннар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, кадерле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән котлыйм! Муниципаль хезмәткәрләргә төзекләндерү һәм финанс белән тәэмин итүдән алып, куркынычсызлык һәм социаль-мәдәни үсеш мәсьәләләренә кадәр бурычлар йөкләнгән. Гражданнарыбызның тормыш сыйфаты һәм иминлеге күбесенчә сезнең компетентлыгыгызга һәм һөнәри осталыгыгызга, инициативалылыгыгызга һәм үз-үзегезне тотышыгызга, ә иң мөһиме - якташлар алдында шәхси җаваплылык хисләренә бәйле. Нәкъ менә җирле хакимият вәкилләренә кешеләр, беренче чиратта, үз проблемалары, мәшәкатьләре һәм тәкъдимнәре белән киләләр. Һәм кешеләрнең ышанычы - урыннардагы эшебезне бәяләүнең төп критерие ул.
Республикабызда яшәүчеләрнең күпчелеге муниципалитет язмышында актив катнашырга, реаль эшләр башкарырга, кече ватаннарының бүгенгесенә һәм киләчәгенә йогынты ясарга, район һәм республика файдасына эшләргә омтыла. Барыбыз бергә, бер командага берләшеп, һәр буалының лаеклы дәрәҗәсен һәм тормыш сыйфатын тәэмин итү өчен күп нәрсә эшли алабыз», - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович үзенең котлавында һәм барысына да алга куелган планнарны тормышка ашыруда уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.