Бүген 3 буалы “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” милли проектының “Агростартап” программасында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе каршында үзләренең бизнес-проектларын якладылар.
Шулар арасында: Сафиуллин Сөләйман 200 бал корты оясына проект белән, Рамил Мөхәммәтшин 3 гектарда җиләк-җимеш культуралары (кура җиләге) үстерү проекты белән, Фәхретдинов Әсрар 80 башка исәпләнгән атлар фермасы проекты белән. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Конкурс комиссиясе алдында проектларны яклау видеоконференцэлемтә кысаларында узды.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшкуарлык инициативасын яклау» илкүләм проекты күпчелек авыл халкын эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, аның мәшгульлеген һәм керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында
«Агростартап» проекты буенча 2019 елда 103 мөрәҗәгать итүчегә грантлар бирелгән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә субсидияләр бирү программасы буенча 29 кооператив 98,9 млн сумлык субсидия алган.
Проектны уңышлы яклаган очракта, якташларыбыз үзләренең бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга 3 млн. сум күләмендә грант алачак. Аларга уңышлар телибез.