Марат Җәббаров Татарстанда иң арзанлы азык-төлек продуктларын атады

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында атланмай, каймак, сөт, сырга иң түбән бәяләр белән аерылып тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда иң арзанлы азык-төлек продуктлары дип атады. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры брифингта белдерде

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында атланмай, каймак, майлылыгы 2,5–3,2% лы пастеризацияләнгән сөт һәм сырлар буенча беренче урында тора, дип сөйләде Җәббаров. Республика сыер ите, тавык ите, карабодай ярмасы һәм суган бәяләре буенча икенче, шикәр комы буенча өченче, тавык йомыркасы буенча дүртенче урында.

Алтынчы урын - арыш-бодай, арыш икмәкләре. Бәяләрнең кискен үсешен тоткарлау өчен республиканың икмәк пешерү

предприятиеләренә 1 кг социаль икмәккә субсидия каралган, бу - сатылуның үзкыйммәте белән уртача бәясе арасындагы аерма, әмма килограммы өчен 3 сумнан да артык түгел. Инде I кварталда ук әлеге акчаны безнең предприятиеләргә җиткерә башладылар», - диде министр.

Марат Җәббаров ассызыклаганча, Татарстанның сәүдә челтәрләрендә хәзерге вакытта продукция җитәрлек һәм шау-шулы ихтыяҗ күзәтелми

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International