Буалылар «Үлемсез полк»ка кушыла

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

«Буа-информ» һәм Буа шәһәре Пенсия фонды идарәсе (районара) Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Виртуаль үлемсез полк» акциясе игълан иттеләр. Сез дә кушылыгыз!

Липатов Василий Ильич, 1902 елда туган.1942 елда фронтка киткән. 1945 елда кайткан. Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. 1975 елда вафат. Мөкерле авылында җирләнгән.

 

Насретдинов Шәмсетдин Насретдин улы 1913 елда Иске Суыксу авылында туа. 1939 елдан совет-фин сугышында катнаша. 1943 елда фронтка китә. 1030нчы аерым зенит-артиллерия дивизионында хезмәт итә. Курск, Мәскәү астында барган сугышларда катнаша, Украинада сугыша, Харьков, Одесса, Чехословакия, Югославия, Болгария, Польша, Австрия, Венгрияне азат итүдә катнаша. Яралана. Күпсанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

 

Саттаров Әхмәт Вәли улы, 1924 елда Яңа Чәчкап авылында туган. 1942 елда армиягә алына. Укудан соң 1093, 1223 үзйөрешле артиллерия полкы составында танкка каршы корал бүлеге командиры, аерым мотоцикл батальонының Т-34 орудие командиры булып хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган. Җиңүне Германиядә, Потсдамда каршылый. Туган якларына 1947 елда кайта. Кызыл Йолдыз ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 2014 елда вафат була.

 

Натальин Дмитрий Сергеевич, 1921 елгы, Степановка авылында туган. 39 нчы танк полкы составында хезмәт иткән. 1997 елда вафат була.

 

Хәйбуллова Асия Хәлиулла кызы (Насыйбуллина), 1921 елгы, Таң авылында туган. Кызыл армия сафларына 1942 елда алына. 1 нче Белоруссия фронтының зенит гаскәрләренә билгеләнә. Зенит коралының наводчигы була. 1945 елда демобилизацияләнә. Орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

 

Насыйбуллин Сәлим Заһидулла улы, 1920 елда Яңа Суыксу авылында туган. 1940 елда эчке гаскәрләргә - НКВДның 87 нче чик буе полкына чакырыла. Өлкән сержант. Сугыш вакытында Ленинград фронтын азык-төлек, снарядлар, белән тәэмин итүче тимер юлны саклауда катнашкан. Сугыш ахырына горизонт начальнигы булган. 1946 елда демобилизацияләнгән. Орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, bayrakbua@mail.ru электрон почтасына якыннарыгызның фотоларын һәм алар турында берничә юл мәгълүмат җибәрегез. Бу фотосурәтләр һәм мәгълүмат 9 майга кадәр "Буа тормышы" төркемнәрендә урнаштырылачак. "Буа яңалыклары", Buinsk Nostalgique, инстаграм һәм шулай ук Буа телевидениесе буенча күрсәтеләчәк. Ел никадәр генә катлаулы булса да, җиңү рухын сакларбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International