2020 елның 9 маенда илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Тарихта ил халкы зур сынауларга дучар булды. Бөек Ватан сугышындагы җимерелүләре һәм кеше корбаннары буенча тарихта бу сугышка тиңнәр булмаган. Безнең Җиңү шуның белән дә әһәмиятле!
Без безгә яшәү биргән һәм якты тыныч күк йөзе өчен рәхмәт хисе белән тынычлык өчен һәлак булганнарны искә алабыз. Аның нинди югалтулар белән яуланганын һич тә онытырга ярамый. "Җиңү", "тынычлык" ни икәнен аңламаган хәлдә "сугыш"ның нәрсә икәнен аңлап булмый. Бүген без, батырлыгы дошманны җиңүгә китергән, Ватанны саклаучылар истәлегенә баш иябез. Мәңгелек дан аларга! Мәңгелек хәтер!
Район Мәдәният йорты һәм Буа районы мәдәният идарәсе 17 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Мин Җиңү көнен ясыйм» марафоны турында игълан иттеләр. Катнашырга теләүче барлык яшьтәге кешеләрнең эшләре кабул ителә.
Эшләр Район Мәдәният йорты инстаграмы челтәрендә бастырыла (https://instagram.com/buinskrdk?igshid=arkxaro5abx).
Эшегезне көтәбез!


