6 апрельдән ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Буа район мәдәният йортының Instagramда (https://instagram.com/buinskrdk?igshid=arkxaro5abx) «Яраткан уен коралларында уйна» онлайн марафоны старт алды. Бүгенге көндә марафонда 60 тан артык кеше катнашты. Шунысы куанычлы, марафонда өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бар. Балалар һәм яшүсмерләр марафонда бик теләп катнаштылар. Алар күп кенә музыка коралларын белүләрен күрсәттеләр. Буыннар бәйләнешен күрү куанычлы - әтиләр улларында һәм кызларында музыка коралларына мәхәббәт тәрбияли.
Марафонны оештыручылар-Буа муниципаль районының Мәдәният идарәсе һәм Район мәдәният йорты.