Буалыларның исенә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Россиядә «Хәтер бакчасы» акциясе үткәрелә, аның максаты-27 миллион һәлак булган кешеләр истәлегенә - 27 миллион агач утырту. Акция башланганнан бирле Россиядә өч миллионга якын агач утыртылды, әмма яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә һәм РФ Президентының 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указы белән муниципаль берәмлекләр чикләрендә «Хәтер бакчасы» акциясенең барлык чаралары да соңрак вакытка күчерелде.
Ә теләүчеләр, хәтта үзизоляция шартларында да, акциядә катнаша алалар. Шәхси йортта яки дачада яшәүче райондашларыбыз, социаль челтәрләрдә акциягә теләктәшлек күрсәтеп, үзләре янында агач утырта алалар, #Садпамятидом хештегын өстәп, садпамяти2020.рф. сайтындагы интерактив картада агачны билгеләп үтәләр.
Фатирда яшәүче һәм истәлекле агач утырту мөмкинлеге булмаган кешеләр, үз геройларыны турында балаларга сөйләп, тарих белән уртаклаша ала. Моны гомуми шөгыль артында эшләргә була. Мәсәлән, соңрак утыртылачак агачны рәсем кебек ясарга, кул эшләре, аппликация эшләргә мөмкин. Ә аннары социаль челтәрләрдә эшләнмәләр фотосурәтләре белән уртаклашып, #СадПамятиДом хештегын өстәп, акциядә "тере агач" кемгә багышланачагын сөйләү мөһим.
Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.