Коронавирус йогышы таралмасын өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) кабул итүнең бары тик алдан язылу буенча гына үткәрелүен искәртә.
Пенсия фондына барганчы, телефон номеры буенча шалтыратыгыз 8 (84374) 3-56-84, 8 (84374) 3-47-22 яки 074 номерына. Әгәр мәсьәләне бармыйча хәл итеп булмаса, кабул итүгә алдан язылу сервисыннан файдаланып, шәхси кабинетта, Россия Пенсия фонды сайтында язылырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә РПФ идарәсе башлыгы (районара).
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына электрон рәвештә алырга була, www.pfrf.ru сайтында гражданның шәхси кабинетында. Гариза бирү кирәк булган очракта, аны сайт аша да җибәрү мөмкинлеге бар.
Игътибар итегез, җирләүгә пособие алу өчен гариза бирү хезмәте искәрмә булып тора, гариза мөрәҗәгать итү факты буенча каралачак.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз! Өйдә калыгыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Буа шәһәре Пенсия фонды #Без Сезнең өчен эшлибез!
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571