Безнең район тарихы Бөек Ватан сугышы елларында Буа туган якны өйрәнү музее фильмының икенче өлешендә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы елларында Буа районы халкы тылда һәм фронтта үзләренең патриотик бурычларын лаеклы үтәделәр. Ун мең буалы Ватанын кулларына корал тотып саклаган, аларның җиде меңе һәлак булган. Сугыш елларында шәһәргә 7 балалар йорты эвакуацияләнә.

Сугышчан хезмәтләре өчен 3089 кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, буалылар үз герой-якташлары белән горурлана. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары Самочкин Александр Васильевич, Шафранов Петр Григорьевич, Гарнизов Михаил Тихонович, Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миндубаевич бар.

Генерал – лейтенант А.Казанкин, полковник А. Куликов, А. Муханцев, 1 ранг капитаны Т. Трусенев, В. Рубцов, подполковник Ф. Якушенко һ. б. югары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Бөек Ватан сугышы елларында безнең район тарихы турында тулырак мәгълүматны Сез Буа туган якны өйрәнү музее фильмының икенче өлешеннән белә аласыз. https://vk.com/video-160003293_456239070

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International