Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында ТР Экология министрлыгы рәсем конкурсы игълан итә.
2020 елның 23 апреленнән 5 маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем бәйгесендә катнашырга чакырыла. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең тематикасын, табигать тирәлегенә бәйле рәвештә, чагылдырырга тиеш.
Оештыручылар башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм бизәлешен, иҗади якын килүне, тәкъдим ителгән эшләрнең дүрт яшь категориясендә конкурс тематикасына туры килүен бәяләячәк.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ясаган рәсемнәрне E.Veretennikova@tatar.ru электрон почтага җибәрә 1-4 сыйныф укучылары Anastasia.Merdyukova@tatar.ru 5-8 сыйныф укучылары Anisa.Mannapova@tatar.ru
9-11 сыйныфлар Olga.Artemeva1@tatar.ru адреслы электрон почтага җибәрергә.
Хат темасына «Рәсем конкурсына» дип күрсәтергә, хатта катнашучының исем - фамилиясен, атасының исемен, уку учреждениесенең исемен һәм сыйныфын күрсәтергә кирәк. Бер катнашучыдан бары тик бер генә эш кабул ителә.
Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучыларга сертификатлар биреләчәк.