Буалылар интернат-йортка үзизоляция режимына күчүгә әзерлек эшләрендә ярдәм итәләр

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа инфекциянең таралуын кисәтү максатыннан, 27 апрельдән башлап бер айга кадәр Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчә. Учреждениедә 29 хезмәткәр һәм анда яшәүче 121 кеше яшәячәк.

Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Учреждениенең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан продуктларны, шул исәптән сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре, шулай ук ритуаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре эшләнде.

Дәүләт ярдәменнән тыш, интернат-йортка җирле бюджеттан да ярдәм күрсәтелде. Изоляция чорында хезмәткәрләргә өстәмә 16 карават һәм матрас, 150 кг югары сортлы он бүлеп бирелгән, яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы булдырылган.

Шулай ук азык-төлек товарлары белән ярдәм итеп, безнең район хәйриячеләре дә үз өлешләрен керттеләр. Алар биредә яшәүчеләр өчен макарон, полба ярмалары тапшырдылар. Апас районы эшмәкәрләре бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм кер юу порошогы белән ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International