“Могҗиза-агач” могҗиза тудырсын

2012 елның 28 декабре, җомга
Үз куллары белән эшләгән күз явын алырлык агачлары 2 яшьлек казанлы Ваня Данилов өчен могҗиза тудыруга ярдәм итсен, дигән теләк белән Яңа ел хәйрия ярминкәсендә катнаштылар Зур Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.
Үткән шимбә көнне башкаланың “Парк-хаус” сәүдә-күңел ачу комплексында мәктәп бизнес компанияләре өчен оештырылган әлеге чарага Казаннан һәм республиканың башка районнарыннан яшь эшмәкәрләр җыелды. Анда алар үзләренең сувенирларын, Яңа ел бүләкләрен саттылар һәм җыелган 70 мең сум акчаны Ваняны дәвалау өчен сабыйның гаиләсенә тапшырдылар. Зур Фроловоның 7 сыйныфта укучы Ирина Авдонинадан, 8 сыйныфтан Дмирий Васиннан, чыгарылышлар Алина Кудряшовадан, Аделина Козловадан, Ксения Федоренкодан торган һәм Илгиз Ханбиков җитәкчелегендәге “ManyWays” бизнес-комиссиясе 3,3 мең сумлык өлеш кертте. Укучылар ылыслардан һәм нарат күркәсеннән “Могҗиза-агач”ны республикада игълан ителгән Мохитне саклау елына багышлап эшләделәр. Алар май ахырында узачак чираттагы хәйрия акциясен дә түземсезлек белән көтәләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International