Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 5000 сум күләмендә акча түләү өчен гаризаны КФҮтә тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме өч яшькә кадәрге балалы, ана капиталына хокукы булган гаиләләргә федераль бюджеттан бирелә, түләү ана капиталы күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең башка чараларына хокукын билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый. «Шулай ук, акча алу өчен агымдагы елның октябренә кадәр es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталда шәхси кабинетта гариза бирергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Үз-үзеңне изоляцияләү чорында дәүләт учреждениеләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылу буенча башкарыла.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571