Кыш бабай булып “эшли”

2012 елның 28 декабре, җомга
Әлши авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Емельянов һәр Яңа ел алдыннан вазифа алмаштыра – аз сүзле, җитди җитәкчедән күңелле Кыш бабайга әверелә. Ак сакал, кызыл толып, бүрек-бияләйләр киеп, аркасына “Тахаръял” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсе бүләкләре белән капчык асып Әлши, Раково, Яскүл авылларын йөреп чыга ул. Бала-чага ак ат җиккән Кыш бабайны күрүгә каршыга чаба. Һәрберсе яраткан “бабаларына” шигырь сөйли, җыр җырлый. Ә “картлач” бүләк кенә биреп калмый, ат чанасына утыртып авыл урамнарын да әйләндерә.
1995 елдан бирле Вячеслав Алексеевич ничә буын сабыйларны Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде. “Күп балалы гаиләдә үскәнгәдер инде, сабыйларны бик яратам”, - ди 51 яшьлек ир-ат һәм Кыш бабай булуның күңелгә иң рәхәт “һөнәр” булуын белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International