Район башлыклары ярдәмчеләре, районнарның иҗтимагый советлары рәисләре һәм яшьләр ярдәмчеләре өчен коррупциягә каршы көрәш буенча белем бирү видеосеминары узды

2020 елның 24 апреле, җомга

23 апрельдә район башлыклары ярдәмчеләре, район иҗтимагый советлары рәисләре һәм яшьләр ярдәмчеләре өчен «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда яшьләрнең һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең катнашуы» темасына видеоэлемтә режимында укыту семинары булды. Семинар барышында районнарда дәүләт һәм муниципаль объектларны төзү һәм ремонтлау барышына җәмәгать контролен оештыру, төрле фондларның эшчәнлеген контрольдә тоту, шулай ук авыл җирендә яшәүче гражданнарның үзара салым акчаларын үзләштерүне контрольдә тоту буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Якын арада республика районнарының иҗтимагый советлары әлеге эшчәнлекне оештыру буенча җентекле методик рекомендацияләр алачак. Семинар ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан ТР Президенты Аппаратының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International