Буа районында ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан аллея барлыкка килде.

2020 елның 24 апреле, җомга

Бүген Буа муниципаль районының Норлат авыл җирлегендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан аллея барлыкка килде.

Авыл мәдәният йорты янындагы территориядә 100ләп агач һәм куак утыртылган. Үсентеләрне утырту белән авыл җирлегенең актив кешеләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре район башлыгы Гөлчәчәк Булатова белән берлектә шөгыльләнделәр. Алар миләш, нарат, каен һәм шомырт үсентеләре утырттылар.

Монда ук бакча эскәмияләре урнаштырылган, алар эко-конкурста җиңү өчен җирлек тарафыннан алынган акчага сатып алынган.

Гөлчәчәк Фәритовна бу урын авыл халкының яраткан ял итү урынына әверелер, дип ышана.

Районда ТАССРның 100 еллыгына 20 га мәйданда агач утырту, сквер һәм аллеялар ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International