Буа районында "Хәтер бакчалары" барлыкка килә.

2020 елның 25 апреле, шимбә

Буа районы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнашуын дәвам итә. Әлеге бакчалар Күшке, Күл Черкене, Кайбыч, Норлат авыл җирлекләрендә барлыкка килде инде. Санитар-эпидемиологик хәл шартларында бу чараларны массакүләм һәм киң итеп үткәрү мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, буалылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышлап, безнең ветераннарга тирән рәхмәт сүзләрен белдереп, аллея һәм скверларда, һәлак булган һәм вафат булган якташларыбыз – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориаль комплекслар территорияләрендә, битлек һәм перчаткаларда эшләп, яшь агачларны утырталар.

Исегезгә төшерәбез, "Хәтер бакчасы" акциясе бөтен Россия буенча Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Хәтер һәм Дан елының төп чараларыннан берсе. Акция кысаларында Җиңүне якынайткан һәркемгә тере һәйкәл булдыру, 27 миллион һәлак булган кешеләр истәлегенә 27 миллион агач утырту планлаштырыла. Бу акциядә теләгән һәркем катнаша ала: сайтта гариза калдырырга һәм якындагы утырту урынын сайларга гына кирәк.

Хөрмәтле буалылар, бүген безнең акциядә өйдә дә катнашырга мөмкин булуын искә төшерәбез! Шәхси йортта яки дачада яшәүче кеше, #Садпамятидом хештегы белән социаль челтәрләрдә акцияне хуплап, үз участогында агач утырта ала. Шулай ук садпамяти2020.рф. сайтында: сез үз агачыгызны интерактив картага кертергә, теркәлергә һәм электрон сертификат алу өчен агачның кемгә багышлануын сөйли аласыз.

Моннан тыш, барлык теләүчеләр сугыш узган туганнарының һәм якыннарының батырлыклары тарихын социаль челтәрләрендә үз битләрендә бастырып, агач утыртырга җыенган геолокацияне билгели, #СадПамятиДома. хештегын өсти ала. Шулай ук "ВКонтакте" социаль челтәрендә махсус кушымта эшли, анда барлык кирәкле мәгълүмат урнаштырылган.

Бу игелекле флешмоб булсын, аның ярдәмендә акция хәзерге шартларда да туктатылмаячак. Хәтер бакчалары озак елларга безнең геройлар турында хәтер символы булачак. Чөнки безнең уртак җиңү, уртак геройлар!

Исегезгә төшерәбез, акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International