Буа «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды.

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Буа муниципаль районы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Шушы көннәрдә агач утыртуга Буа муниципаль районының күп кенә авыл җирлекләрендә керештеләр, аларга шәһәрлеләр дә кушылды. Буа шәһәренең Арефьев урамында узган акция кысаларында Буа шәһәре Башкарма комитеты белгечләре торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән бергә 20 кызыл шомырт үсентеләре утырттылар. Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, акциядә катнашучылар коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык чараларны да үтәделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» акциясенә һәркем кушыла ала, үз участогында агач утыртып, #Садпамятидом хештегы белән пост ясарга кирәк. Шулай ук үз агачыңны садпамяти2020. Рф акциясенең рәсми сайтында интерактив картага чыгарырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акция кысаларында республикада фронттан өйләренә кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә барлыгы 500 меңгә якын агач утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International