Буалылар торак шартларын яхшыртуга ташламалы кредит ала алалар

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Россельхозбанк Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү төзеде һәм авыл халкы өчен ташламалы ставка буенча еллык 3% тан башлап, кулланучылар кредитын бирү буенча вәкаләтле банклар исемлегенә керде. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. 2020 елның 31 мартыннан Татарстанда «РФ гражданнары өчен йортларны төзекләндерүгә ташламалы процент ставкасы белән кулланучылар кредиты» программасын гамәлгә ашыру башланды.

Ташламалы кредит максатчан булып тора һәм 23 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) даими теркәлгән гражданнарга 6 айдан алып 5 елга кадәр 30-250 мең сум күләмендә акча алырга мөмкинлек бирә. Ташламалы ставка еллык 3% шәхси иминиятне рәсмиләштергәндә гамәлдә була.

Әлеге программа кысаларында авыл халкы үз йортларын электр һәм су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык һәм газ белән тәэмин итү өчен подрядчы оешмалар белән төзелгән килешүләр буенча җиһазлар сатып ала һәм монтажлый ала. Подряд шартнамәләре буенча заем акчаларын шулай ук торак йортларны һәм фатирларны ремонтлауга җибәрергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International