Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәровның район халкына Яңа ел котлавы
2012 елның 29 декабре, шимбә
Хөрмәтле буалылар!
2012нче ел тарихка китә, ләкин ул алып килгән тәҗрибә, казанышлар һәм уңышлар безнең белән кала. Узып баручы ел вакыйгаларга бай, фидакарь хезмәт һәм уңышлар, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә казанышлар белән тулы булды. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылык курсының дәвамы булды.
Агропромышленность комплексындагы уңышлар сөенерлек: һәр гектардан 28,2 центнер уртача уңыш шартларында игенчеләр тарафыннан 133,8 мең тонна бөртек җыеп алынды. Татлы тамырның уртача уңышы гектардан 400 центнер тәшкил итте, тулаем җыемы 365 мең тоннага якын булды. Район терлекчеләре дә яхшы эшләделәр. Районда игълан ителгән Терлекчелек елы кысаларында берләшкән команда булып эшләү нәтиҗәсендә тармакны үстерүдә зур үсешкә ирешелде. Районда ит һәм сөт җитештерү үткән ел дәрәҗәсенә карата 101 процент тәшкил итте, бер баш сыердан сөт савып алу 319 килограммга артты һәм 5610 килограмм булды. Төзелеш комплексында да зур эшләр башкарылды. Күпкатлы 9 йортта капиталь ремонт үткәрелде, 2013 елда 10 күпкатлы йортны капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын уңайлы торак белән тәэмин итү, гражданнарны тузган торактан күчерү буенча зур эш башкарылды. 2013 елда тагын 32 гаиләне тузган торактан күчерү бурычы алда тора. Моннан тыш әлеге программаны алга таба реализацияләү кысаларында 2012 елның 1 гыйнварына карата тузган, дип танылган иске йортларда яшәүчеләр өчен квартиралар төзү планлаштырыла. Шулай ук мөһим инфраструктура булдыру да шуннан ким булмаган өстенлекле бурыч булып тора. 2012 елда 15 километрда юллар норматив хәлгә китерелде, тротуарлар салынды, тимер юлны аркылы чыгу урыны аша автомобиль белән үтү юлы ачылды. Буа шәһәренең Вахитов һәм Гагарин урамнарында, Теңкәш, Алших торак пунктларында урамнарны яктырту линияләре төзелде, 2013 елда Космовский урамы буйлап ясалма яктырту урнаштыру күздә тотыла. Халыкны сыйфатлы чиста су белән тәэмин итү эше дәвам ителде – Бик-Үти, Яңа Чәчкап, Күл Черкене торак пунктларында суүткәргечләрнең тышкы челтәрләрен салу төгәлләнде. Киләсе елда Кыят һәм Зур Фролово авылларында суүткәргеч төзү бурычы тора.
Яшь буын буалыларның зур табигый, мәдәни һәм кешелек потенциалын реализацияләү өчен шартлар тудыру максатында районда уку йортлары биналарын ремонтлау алып барыла. Быел 4 авыл мәктәбе капиталь төзекләндерелде. Безнең алда киләсе уку елына тагын икесен яңарту бурычы тора – Кыят һәм Протопопово мәктәпләренә капиталь ремонт ясалачак, этаплап булса да, районда иң эре мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе – Буа шәһәрендәге “Ромашка” бакчасы капиталь ремонтланачак.
Республика программасын реализацияләү кысаларында агымдагы елда Күл Черкене авылы клубы төзелде һәм эксплуатациягә тапшырылды, 2013 елда Чурак авылында клуб төзү планлаштырылды. Районда дәвалау учреждениеләренең беренчел звеносын үстерү һәм медицина реформасын реализацияләүдә беренчел адым булып 3 модульле ФАП эксплуатациягә тапшырылды. Былтыр барлыгы 14 медицина пункты ремонтланды һәм салынды. 2013 елда 2 модульле ФАПны ачу, 9ын капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Узып баручы ел йомгаклары буенча Буа шәһәре чираттагы тапкыр Идел аръягы зонасының спорт үзәге статусын ныгытты. Спорт базасын ныгыту һәм физик культураны планлаштыру максатларында “Буа-Алан”да яктыртылган чаңгы трассасы төзү башланды, анда заманча чаңгы базасы оештырылачак. Ремонтланган торак йортлар, мәктәпләр, административ биналар эксплуатациягә кертелгән заманча архитектура объектлары, яңа балалар уен мәйданчыклары, скверлар һәм ял зоналары районның йөзен уңай якка үзгәртәләр. Әлеге үзгәрешләр нигезендә оптимистлык, зур тәҗрибә, гакыл һәм хезмәт сөючәнлек тора.
Хөрмәтле буалылар! Сезне чын күңелдән Яңа 2013 ел белән котлыйм! Быел башланган барлык яхшы эшләр киләсесендә дә чагылыш табачак. Ә районыбызның, республикабызның һәм илебезнең социаль-икътисади үсештә югары темплары киләчәккә ышанычлы нигез салалар. Яңа ел сезгә яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, сезне яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, әйбәт үзгәрешләр, тотрыклылык, үсеш, иминлек һәм тынычлык елы булсын. Һәрберегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм чәчәк атуыгызны телим! Яңа ел өйләрегезгә яхшылыкка, тынычлыкка һәм иминлеккә ышаныч, бәхет белән керсен, энергия, оптимистлык, әйбәт кәеф һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар алып килсен!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 28 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява, көндез урыны белән азрак явачак.
Татарстанда җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен кайнар линия узачак
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз