Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов мобиль төркемнәр әгъзалары белән очрашты

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов бүген иртән коронавирус таралуга каршы тору буенча мобиль төркем , полиция, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, район сәламәтлек саклау вәкилләре белән очрашты.

Профилактик чаралар барышында мобиль төркемнәр урамнарга, скверларга, паркларга, балалар мәйданчыкларына, шулай ук шәһәрнең һәм районның авыл җирлекләренең җәмәгать урыннарына баралар.

РФ башка төбәкләреннән килгән затларны ачыклау буенча үткәрелгән эш барышында 205 кеше күзәтү астында тора. Аларның үзизоляция режимын үтәвен 4 мобиль төркем контрольдә тота, өстәмә бер мобиль төркем авто һәм тимер юл вокзалларында килүчеләрне тикшерә. Үзизоляцияләү режимын бозуның 4 очрагы ачыкланды, хокук бозучылар җаваплылыкка тартылды.

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Ранис Рафис улы гражданнарны үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмаска чакыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International