Буа медицина хезмәткәрләренең куркуы нидән гыйбарәт?
Буа үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Марат Сәйфуллин буалыларның гомерен 20 елга якын саклап кала. Аның бригадасы Казан шәһәрендә расланган «пневмония» диагнозы белән авыруларны транспортлау белән шөгыльләнә.
Марат Азатовичның пациентка һәр чыгуы хәзер тулысынча дезинфекция һәм чумага каршы яңа костюм киюдән башлана.
Махсус штан, халат, күлмәк, алъяпкыч, күзлек, шлем һәм респиратор - һәр чыгудан соң костюм утильләштерелә. Шәхси экипировка медицина хезмәткәрен аеруча куркыныч инфекциядән тулысынча саклау өчен эшләнгән.
"Чакыруга барганда без пациентның нинди авыру белән авруын белмибез. Әгәр кешенең авыруга шикләре бар икән, пациентка мәҗбүри рәвештә томография ясатыла торган хастаханәдә тикшерү үткәрү турында карар кабул ителә. Әгәр пневмония расланса, пациентны Казанга алып барабыз", - ди фельдшер.
- Пациентларны ни өчен озатып барырга кирәк?
- Төрле авырлыктагы пациентлар була. Мәсәлән, авыруның сулыш җитмәү үсә, баш әйләнеше, косу яки башка симптомнар барлыкка килә, мондый пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Кешеләр турында кайгырту-ул минем эшем. Республика хастаханәсенә килеп, авыруны табибларга тапшырам, ә үзем, машина йөртүче
белән бергә дезинфекция узам, шулай ук безнең ашыгыч ярдәм каретасы да тулысынча эшкәртелергә тиеш. Бу-антисептикларны мәҗбүри һәм берничә тапкыр эшкәртү процедурасы. Алынган костюм герметик пакетка төрелә һәм утильләштерелә, бригада душ кабул итә һәм шуннан соң гына «чиста» машинада базага кайта. Киләсе чакыруны көтәргә кирәк, - ди Марат Азатович.
Марат Сәйфуллин өйләнгән, ике балигъ булмаган баласы бар. Гаиләсе борчыла, әмма бу хәлне аңлау белән карый, чөнки гаилә башлыгы теләсә кайсы вакытта, шалтырату буенча эшкә чыгып китә.
COVID 19 инфекциясе белән зарарланган пневмонияле пациентларны йөртү куркынычмы, дигән сорауга Марат Азатович килеп туган хәлнең бөтен мөһимлеген аңламый торган кешеләр өчен күбрәк борчыла һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакыра, чөнки яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның күбесе контакт юлы белән йоктырган.
Марат Сәйфуллин үзе өчен барыннан да азрак борчыла: «Ниндидер зур булмаган кичерешләр бар, әмма шәхси саклану чаралары куркынычсызланырга һәм тынычланырга ярдәм итә. Без авыру йоктыруга шикләнгән мондый пациентка эләгәбез дигән мәгълүмат булганда, безгә шәхси костюмнар бирәләр".
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 10 апрельдән бүгенге көнгә кадәр «пневмония» авыруы белән 25 буалы Казан шәһәре госпиталенә күчерелде. Шуларның 4се тикшерү узып һәм дәваланганнан соң өйләренә кайттылар. Җиде пациентның яңа коронавирус йогышы расланган. Калган 14 пациент Казан шәһәренең медицина оешмаларында дәвалана.