Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы кайнар линия

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коронавирус йогышы буенча профилактик чаралар үткәрү уңаеннан ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен оештырылган кайнар линия актив эшләвен дәвам итә.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре арасыннан волонтерлар, ярдәм сорап кайнар линиягә мөрәҗәгать иткән өлкән яшьтәге кешеләргә туклану продуктлары, беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм медикаментлар илтеп тапшыралар. Моннан тыш, волонтерлар торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм итәләр һәм килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр уздыралар. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре гражданнарның яшәү урыны буенча яңадан каралачак, анда шулай ук волонтерлык ярдәме хезмәтләре дә җәелдереләчәк.

Бүгенге көндә Буа районы территориясендә яшәүче 265 граждан кайнар линиягә мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 65 % ы – азык-төлек продуктлары, дарулар алуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә гаризалар, калганнары-консультация алу өчен мөрәҗәгатьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International