«Буа газы»нда яңа билгеләнеш.

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген Буада эшлекле визит кысаларында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Усманов Рөстәм Ринат улы булып китте. Ул «Буа газы» эксплуатация-җитештерү идарәсенең яңа башлыгын билгеләүгә багышланган киңәшмәдә катнашты. Бүген оешмага шулай ук Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Апас муниципаль районнары башлыклары да чакырылды.

Рөстәм Ринат улы Камил Латыйповка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың газ тармагын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде. Камил Мөсәлим улының бәһасез тәҗрибәсе газ сәнәгатен үстерүгә тагын да ярдәм итәр дип ышануын белдерде һәм Камил Мөсәлим улына ведомство бүләге - «”Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ ветераны“» мактаулы исемен тапшырды.

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, шулай ук Камил Латыйповның грамоталы җитәкчелеге вакытында, идарәнең газ үткәргечләрне куркынычсыз эксплуатацияләүче һәм кулланучыларны газ белән өзлексез тәэмин итү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән эре, тотрыклы эшләүче предприятиегә әверелүен билгеләп үтте.

«Сез җаваплы бурычларны хәл итә һәм заман таләпләренә җавап бирә алырлык югары дәрәҗәдәге профессионаллар командасын

булдырдыгыз. Моннан тыш, сез бу еллар дәвамында актив иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек алып барасыз. Сез район Советы депутаты буларак күп эш башкардыгыз, барлык буалылар өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан - туры катнашасыз», - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы һәм рәхмәт сүзләре белән озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләде.

Республика районнары җитәкчеләре һәм аның хезмәттәшләре тарафыннан Камил Мөсәлим улы адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ә аның урнына билгеләнгән Латыйпов Шамил Камил улына уңышлар теләделәр. Яшь җитәкче дә югары профессионализмы, белем һәм мәнфәгатьләрнең төрлелеге, принципиальлеге һәм зур эшкә сәләтлелеге белән аерылып тора. Ә тупланган тәҗрибә, салынган традицияләргә тугрылык идарә алдына куелган барлык бурычларны да уңышлы үтәргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International