25 апрельдән 5 июньгә кадәр Татарстанда балык тоту тыела.
Бу хакта бүген беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Су биоресурсларын саклау буенча республика советы утырышында, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте. "Уылдык чәчү" комплекслы оператив-профилактик операциясе Татарстан Республикасының су объектларында ел саен үткәрелә.
Күрсәтелгән чорда Татарстан Республикасы акваториясендә сәнәгать балыкчылыгына тулысынча тыю билгеләнә. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча һәвәскәр балыкчылар өчен, уылдык чәчү урыннарыннан читтә, бер гражданинның тоту коралында гомуми саны икедән дә артмаган кармаклы, бер калкавычлы яки төп кармагы белән ярдан гына тоту рөхсәт ителә.
Федор Батков аеруча ассызыклаганча, балыкчылык үзизоляция чорында тыелган.