Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, бүген технологик процесслар булган оешмалар аерым игътибар зонасында, алар бер урында – терлек сую, эшкәртү һәм сортлау цехларында кешеләрне туплауны күз алдында тота. Коронавирус йогышы белән авыруны профилактикалау максатларында предприятиеләрдә хезмәт ресурслары резервларын булдырырга кирәк. Моннан тыш, хезмәткәрләрнең цех эчендә йөрүен чикләргә һәм кирәк булганда сменалы эш графигын кертергә кирәк.
«Безнең уртак бурыч-халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән тотрыклы тәэмин итү. Узган атнада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәр субъект башлыгы исеменә агымдагы шартларда АПК предприятиеләре эшен оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде. Алар система барлыкка китерүче предприятиеләргә генә түгел, ә АПКның теләсә кайсы оешмаларына һәм эчке базарның тотрыклылыгына һәм язгы кыр эшләренең барышына йогынты ясарга мөмкин булган уртак тармакларга да кагыла. Һәр авыл хуҗалыгы оешмасы үзенең төгәл эш планын эшләргә тиеш», - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, регионнарны ведомство тәкъдимнәрен үтәүгә аерым игътибар бирергә өндәде.
Татарстанда 1170 терлекчелек предприятиесе исәпләнә һәм меңнән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшли. АПКның барлык предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау кысаларында чаралар күрелгән. Шулай ук агросәнәгать комплексы предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан вакыйгаларның тискәре үсеше очрагына чаралар планы эшләнде. Министрлык, муниципаль районнар башлыклары белән берлектә, әлеге планнарның АПКның система барлыкка китерүче һәм эре оешмалары тарафыннан үтәлешен шәхсән контрольгә алды.