Татарстан Хөкүмәте 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны озайтты

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасын гамәлгә ашыруны озайтты. Хәзер ул 2025 елга кадәр эшләячәк.

Бу хакта бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аграрийларга күрсәтелә торган барлык дәүләт ярдәме төрләре дә дәвам иттереләчәк. Болар-үсемлекчелек, терлекчелек, ит терлекчелеген үстерү, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәм итү, техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү.

Дәүләт программасы республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә генә түгел, ә авыл җирендә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга, авылга һәм авыл яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт булдыруга да юнәлдерелгән.

2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасы тәмамланды. Аны алыштыруга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы килде, аның буенча гомуми мәйданы 56, 131 мең кв. м. булган авыл халкы өчен торак кертү планлаштырыла.

Бакчачылыкның актуаль темасын да читтә калдырмаслар. Бакчачылык ширкәтләренә һәм бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләренә 208,7 км һава һәм кабель линияләре 0,4 һәм 6-10 кВт, 119,5 км каты өслекле юллар, 261 су башнясы һәм резервуарлар үткәрү планлаштырыла.

Программаның гамәлдә булуыннан, барлык категория хуҗалыкларда 2025 елда 2012 елга карата 27,6% ка, шул исәптән үсемлекчелек продукциясе – 31,7% ка, терлекчелек продукциясе – 23,2% ка, азык – төлек продуктлары-52,8% ка арту көтелә.

Программаның яңартылган паспорты нигезендә, 2020 елда республика бюджеты аны тормышка ашыру өчен 12,5 млрд. сум бүлеп бирәчәк. Тагын 6,3 млрд сум федераль акча өстәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International