Роспотребнадзор май бәйрәмнәре вакытында профилактик чаралар буенча киңәшләр бирде

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәүне дәвам итәргә.

Элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә:

- туганнарга, дусларыга барудан тыелырга, аларны үз йортыңда кабул итмәскә;

- компаниядә тыгыз аралашудан, урамда йөрү һәм пикниклардан баш тартырга;

- хроник соматик авырулар белән (60 яшьтән өлкәнрәкләр) риск төркемнәрендә булган затларны куркыныч астына куймаска;

- аралашу һәм бәйрәм белән котлау өчен заманча дистанцион элемтә чараларын кулланыгыз.

Шулай да шәһәр читенә чыгарга кирәк икән-түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә:

1. Юлда:

- шәхси транспорт чарасына яисә таксига өстенлек бирегез;

-җәмәгать транспортында: битлек киегез, социаль дистанцияне саклагыз (1,5 метрдан да ким булмаска); ачык өслекләргә (ишекләр, поручни) кагылганнан соң кулларны тире антисептик белән эшкәртегез; эшкәртелмәгән куллар белән йөзегезгә кагылмагыз;азык кулланмагыз.

2. Ял вакытында:

- аралашу даирәсен киңәйтмәгез, май бәйрәмнәрен үзегез элемтәдә булган кешеләр белән уздырыгыз; дача участогы һәм табигатьтә ял иткән компанияләр белән элемтәләрдән һәм аралашудан сакланыгыз, социаль дистанцияне саклагыз (1,5 м);

- өлкән яшьтәге гражданнарга (60 яшьтән өлкәнрәкләр) һәм хроник авырулары булган затларга өйдә калуың яхшырак;

- гигиена чараларын үтәгез: кулларыгызны сабын белән кимендә 30 секунд дәвамында яхшылап юыгыз;

- табигатьтә булганда талпаннарның активлык сезоны башлануын онытмагыз: чирәмдә йөрмәгез, ябык кием - югары балтырлы аяк киеме киегез, репеллентлардан файдаланыгыз, даими рәвештә үз-үзегезне һәм бер-берегезне карап торыгыз.

3. Куркынычсыз туклану:

- ризык әзерләү һәм кабул итү алдыннан кулларны агынты яки шешәгә тутырылган су агызып юыгыз яки кулларны тире антисептиклары белән эшкәртегез;

- яшелчә һәм җиләк-җимешне агынты су белән юарга киңәш ителә;

- азык-төлек продуктларын саклауның температура режимын саклагыз;

- алкоголь кулланмагыз, ул организмның йогышлы авыруларга каршы тору сәләтен киметә, шул исәптән COVID-19га.

Хәл начарланганда кичекмәстән үз-үзеңне изоляцияләү чараларын күрегез һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез (өйгә чакыру).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International