Буа муниципаль районының янгынга каршы хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Янгын сагы көне!

Буа муниципаль районының янгынга каршы хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Янгын сүндерүчеләр һөнәре — чын мәгънәсендә батыр һөнәр, ул күптән бөтенхалык хөрмәтенә лаек. Бу чын ир-атлар һәм чын профессионаллар эше. Экстремаль шартларда эшләү Сезгә аерым таләп куя-кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге белән бәйле карарларны тиз арада кабул итә белү. Осталык, кыюлык, батырлык, куркусызлык, беренче чакыру буенча ярдәмгә килергә әзерлек, катлаулы ситуацияләрдә көйле гамәлләр кыла белү соклану һәм хөрмәт уята.

Бүгенге көндә районда янгын сагы гарнизоны штатында 54 кеше исәпләнә. Быел алар 16 янгын сүндергән, ә узган ел 54 янгын сүндерүдә катнашкан. Аларның фидакарь хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен район халкы исеменнән эчкерсез рәхмәт бүләк булып тора.

Сезнең көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Югары һөнәри осталыгыгыз, ныклыгыгыз һәм максатыгызга тугрылыгыгыз, куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итәр һәм гадәттән тыш хәлләрдә ышанычлы яклану булыр дип ышанам. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның кайгыртуын һәм аңлавын, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм гади кеше бәхете телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International