5000 сумга гариза тутырыгыз

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына ия булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү бирә.

Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, ана капиталына ия яки хокукы булган Россия гаиләләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә - агымдагы елның апреленнән июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә. Буа районында бу акчалар 600дән артык гаиләгә каралган. Бүгенге көндә 705 гариза бирелгән, шуларның 99 ы – баш тартучылар, 554 е – канәгатьләндерелгән, 52 се – каралуга куелган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаризаларны карау вакыты күп факторларга, шул исәптән аны тутыруның корректлылыгына бәйле. Төрле сәбәпләр аркасында кабул ителгән барлык гаризалар да автомат рәвештә эшкәртелми, шуңа күрә «кулдан» өстәмә тикшерү таләп ителә.

Иң киң таралган хата-банк счетының дөрес күрсәтелмәгән реквизитлары, яки әнисе урынына (сертификат иясе) әти кешенең счеты күрсәтелгән булу.

Шулай ук еш очрый торган хаталар: дөрес күрсәтелмәгән балалар, әниләр анкета мәгълүматлары, ГХАТ органнарыннан акт язулары һ. б.

Гаризаларның зур өлеше әтиләр исеменнән җибәрелгән, бу сертификат хуҗасы нәкъ менә әти булган очракта гына рөхсәт ителә. Күпчелек очракта ир-атлардан гаризалар РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында әнинең шәхси кабинетында теркәлүе булмау сәбәпле килә.

Әлеге түләү өчен гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр КФҮ аша яки РПФның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланып тапшырырга мөмкин.

«5 мең сум акча алу өчен бер генә гариза бирергә кирәк", - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Мөһим! Түләү өчен гариза бер тапкыр бирелә, ай саен аны тапшырырга кирәкми!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International