Кече шәһәр һәм бистәләрдә яшәүчеләрнең ташламалы ипотека кредиты хисабына торак шартларын яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырткан инде.
Шуларның берсе – инженер Павел Демагин. Ул яшәгән Тәтеш шәһәре 30 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр исемлегенә кергән, аларга бу елдан башлап «Авыл территорияләрендә торак урыны төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» федераль программасы кысаларында еллык 3% ка кадәр ташламалы ипотекага кереп була.
- Программа турында белгәч, мондый мөмкинлектән файдаланырга булдым, – дип сөйли Павел Викторович. – Шәхси йортлар сату турындагы белдерүләрне укып чыктым да, Тәтештә үк, тиешле документларны сайладым, 175 мең сум акча керттем һәм Россельхозбанкның Тәтеш бүлегендә 15 елга, еллык 3% белән 1,3 млн сум кредит алдым. Ай саен 7,8 мең сум түлим. Акча кечкенә түгел, әмма иң мөһиме – торак проблемасы хәл ителгән.
Хәзерге вакытта Демагин сатып алынган йортта ремонт алып бара. Йорт яны участогы – 4 сутый, анда алма, чия, слива, җиләк-җимеш куаклары үсә. Яшелчә өчен дә мәйдан бар.
- Быел көч һәм ресурслар ремонтка китәр, ә анда җир белән дә шөгыльләнермен, өйләнешү турында да уйлармын, - ди инженер.
Исегезгә төшерәбез, еллык 3% ка кадәр ташламалы кредит бирү буенча федераль ярдәмче программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел программа буенча 193 татарстанлы үзләренең торак шартларын яхшырткан.