1 Май- Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме - хезмәт ияләренең бердәмлеге көне белән котлыйм!

Беренче май-үзе белән яз һәм җылылык, өмет, үз хокукларыңны һәм мөмкинлекләреңне тулысынча тормышка ашыру теләге булган бәйрәм, бу-чын хезмәт ияләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән районыбызның киләчәген булдыручылар бәйрәме. Намуслы, җаваплы хезмәт кенә тормышыбызны лаеклы итә ала. Буа муниципаль районы хаклы рәвештә горурлана торган бар нәрсә – ул меңләгән кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе.

Яз, Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме - югары икътисадый уңышларга ирешү һәм туган районның һәрьяклы үсешенә бары тик уртак көч белән генә ирешергә мөмкин булуын тагын бер кат дәлилли. Безнең районда төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дус яшиләр, алар һәр хезмәт коллективының иҗади эше, иртәгәсе көнгә һәм Буада яшәүче һәр кешенең ышанычы өчен шартлар тудыра.

Һәр кеше үз хезмәте белән, иң яхшы үзгәрешләргә омтылышы белән заман таләпләренә туры килгән уңай үзгәрешләр өчен нигез булдыра. Хезмәт төрле карашлы һәм төрле буын кешеләрне берләштерә. Нәкъ менә хезмәт сөючәнлек һәм иҗат итү теләсә кайсы җәмгыятьнең үсешенә, билгеләнгән барлык планнарның уңышына нигез булып тора. Яшь буынның хезмәткә ихтирамлы мөнәсәбәтен саклавы, хезмәт ияләренең үрнәге Буа районының яшь кешеләре өчен ориентир булып калуы бик тә мөһим.

Бүген район алдында торган бурычларның масштабы бик зур. Әмма мин ышанам, безнең уртак омтылышыбыз лаеклы хезмәт итәргә, балаларыбыз, якын кешеләребез өчен барысын да эшләргә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, Буа төбәгенең һәм Татарстан Республикасының иминлеге, тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен ышанычлы нигез булачак. Бу бурычларны без үзара килешү һәм ярдәм шартларында гына хәл итә алабыз.

Килеп туган эпидемиологик ситуациядә безгә үзара ярдәм һәм аңлау кирәк. Бәйрәм көннәре коронавирусның алга таба таралуына этәргеч булмасын өчен, барлык буалыларны үзизоляция режимын сакларга, башка кешеләр белән элемтәләрне чикләргә, социаль дистанция турында истә тотарга һәм саклану чараларын кулланырга чакырам. Болар барысы да сезнең сәламәтлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның сәламәтлеге өчен эшләнә.

Хөрмәтле район халкы һәм район кунаклары! Бу язгы көннәр шатлык һәм бәхет белән тулсын, яңа дәрт һәм оптимизм өстәсен. Һәр кешенең йөрәгендә яз яшәсен, күңелдә май чәчәк атсын, өйдә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!

Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International