Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчү кампаниясенең агымдагы темплары турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, кыр эшләрен алып бару өчен һава шартлары начар булуга карамастан, планлаштырылган уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау күләме төгәлләнгән.
Алда торган язгы чәчү күләменнән (1,8 млн га) 413 мең га яисә фаразга 23% чәчелгән. Шуннан бөртеклеләр - 322 мең га, майлылар - 20 мең га, шикәр чөгендере - 14 мең га, азык - 56 мең га тәшкил итә. «Эш темпларын тоткарлаучы төп фактор - туфракның югары дымлылыгы», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Министр районнар зоналарыннан чыгып чәчү темплары турында сөйләде. Идел алды зонасында югары җитештерүчәнлекле эшне Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары тәэмин итә. Көнбатыш Кама аръягы зонасында Нурлат, Аксубай һәм Әлки районнары алда бара. Көнчыгыш Кама аръягында иң югары темплар Зәй, Актаныш һәм Түбән Кама районнарында. Көньяк-көнчыгыш Кама аръягында Азнакай, Баулы һәм Мөслим районнары алда бара. Республиканың төньяк районнары үзләренең географик урнашуы аркасында иртә өлгерә торган культураларны чәчүгә керештеләр генә.
«Һава торышының һәр сәгатеннән файдаланырга, тәүлек буе эшләүгә кушылырга һәм кыска вакыт эчендә, барлык агротехник чараларны үтәп, чәчү кампаниясен үткәрергә кирәк. Моның өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар: техника да, кешеләр дә», - дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров район җитәкчеләренә.
«Уҗымнар яхшы хәлдә, дым җитәрлек-бу иң мөһиме, минемчә. Барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, чәчү эшләрен нәтиҗәле башкарырга кирәк», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.