Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе CoVID-19 таралуын булдырмау буенча агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар онлайн-режимда узачак.
2020 елның 4 маеннан Татарстан Республикасында «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акциядә катнашу өчен социаль челтәрләрдә ике хэштэглы #ГеоргиевскаяЛенточкаТатарстан и #лучшедома Георгий тасмасы төшерелгән фотоларны беркетеп урнаштырырга кирәк.
2020 елның 30 апреленнән 22 июненә кадәр Татарстанда “ Яз тавышы” Бөтенроссия акциясе уздыру планлаштырыла. "ВКонтакте" социаль челтәрләрендә һәм Инстаграмда флэшмоб булып торга, анда теләгән һәркем сугыш еллары җырларын башкарган видеоны бастырырга мөмкин. . Басмада «Россия балалар һәм яшьләргә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү үзәге» (Роспатриотцентр) федераль дәүләт бюджет учреждениесе аккаунтын билгеләп үтәргә һәм #Голосвесны Татарстан хэштэгын куярга кирәк. Иң яхшы публикация җиңүчесе Җиңүнең 75 еллыгы яисә башка символикасы төшерелгән свитшот алачак.
Шулай ук 2020 елның 1-9 маенда Татарстан Республикасында «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза. Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә, аның кысаларында катнашучылар үз фатирларының/йортларының тәрәзәләрен рәсемнәр, фоторәсемнәр һәм язулар белән бизи. Акциядә катнашучылар рәсмиләштерелгән тәрәзәләрнең фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #ОКНА_ПОБЕДЫТатарстан рәсми хэштегы белән урнаштыралар һәм Җиңү көне алдыннан геройларга, тематик текстлар белән рәхмәт сүзләрен җиткерәләр