Россиянең һәр төбәгендә "Җиңү_ тәрәзәләре" барлыкка киләчәк

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Акциядә катнашу өчен үз фатир/йортларыңның/офисларының тәрәзәләрен рәсемнәр, фоторәсемнәр һәм язулар белән рәсмиләштерергә кирәк. Акциядә катнашучылар рәсмиләштерелгән тәрәзәләрнең фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #ОКНА_ПОБЕДЫ рәсми хэштегы белән урнаштырырга һәм Җиңү көне алдыннан геройларга, тематик текстларда рәхмәт сүзләрен җиткерергә тиеш.

Акциянең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашу мөмкинлегенә җәлеп итү, гаилә кыйммәтләре, буыннар бердәмлеге кебек тормышчан изгелекләрне берләштереп, геройларны искә алу, бәйрәмне гаилә, шул исәптән өлкән буын кешеләре белән бергә үткәрү мөмкинлеге.

Акцияне үткәргәндә ата-аналарның балалар белән берлектә тәрәзәләрне рәсмиләштерү мөһимлегенә аерым игътибар бирелә. Катнашуга иҗади якын килергә киңәш ителә.

Акция турында барлык актуаль мәгълүмат, Интернет челтәрендә мәгълүмат кампаниясе уздыру өчен материаллар Росмолодежьның рәсми сайтында һәм Хәтер һәм Дан елының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International