Татарстан аграрийлары майда ягулыкны ваклап сату бәясеннән 30%ка түбәнрәк алачак

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Аграрийлар өчен ягулыкның бәясе май аенда кимеде һәм бер тоннага 39 950 сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен ташламалы бәя апрельдә 41 200 сум тәшкил иткән.

Сатуга килешү «Татнефть» ГАҖ белән төзелде. Авыл хезмәтчәннәре өчен ягулыкның бәясе 1 майдан 39 950 сум тәшкил итә, бу - күмәртәләп сату бәясеннән 13 %ка арзанрак (тоннага 46 000 сум). Шулай ук бәя узган елга карата кимеде. 2019 елда аграрийларга язгы беренче траншн бер тоннага 42 800 сумнан, икенче яртыеллыкта 44 625 сумнан җибәрелгән.

Авыл хезмәтчәннәре өчен дизель ягулыгының 0,82 коэффициенты белән литрга күчереп исәпләгәндә, 32,7 сум тәшкил итә, бу ягулык салу станцияләрендә (литрга 46,5 сум) ваклап сату бәясеннән 30 %ка арзанрак һәм язгы кыр эшләрен уздыруда яхшы ярдәм булачак. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен ягулык дизель ягулыгының ЕВРО-5 Европа стандартына туры киләчәк.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә заводтан 14 мең тоннага якын ягулык озатылган инде. Быел Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрийлардан гаризалар кабул итү һәм килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә шартнамәләр төзү racin.ru сайтында электрон формада рәсмиләштерелә.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8(800)444-16-70 бердәм телефон номеры буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International