Татарстан Росреестры «Business FM» радиосында гариза бирүчеләр белән эшләүнең яңа форматы турында

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

7 майда 8.20 сәгатьтә «Business FM Казан» радиосында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында «Недвижимость» программасы чыгачак.

Татарстан Росреестры вәкиле гражданнар белән эшләүнең яңа форматы турында сөйләячәк, шулай ук хәзерге вакытта Росреестр хезмәтләрен алганда электрон хезмәтләргә өстенлек бирү яхшырак, әгәр мондый мөмкинлек юк икән, нишләргә икәнлеген аңлатачак.

Тапшыруны кабатлау 9.20, 10.20 һәм 12.20 сәгатьтә чыгачак . Радио 93.5 FM дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин: rosreestr.tatarstan.ru -«Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук безнең «Вконтакте»да (vk.com/rosreestr16).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International