Буа волонтерлары 6 майдан 9 майга кадәр «Сезгә, якыннарыбыз» акциясе кысаларында 22 Бөек Ватан сугышында катнашучыны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйлар. Әлеге акциядә «Без бергә» район штабы иреклеләре, шулай ук волонтер-медиклар һәм Җиңү волонтерлары катнашачак. «Сезгә, якыннарыбыз» проекты кысаларында алар ветераннар янына барачаклар һәм рәхмәт сүзләрен тапшырачаклар, бәйрәм белән котлаячаклар һәм хәйриячеләр акчаларына сатып алынган азык-төлек җыелмаларын тапшырачаклар.
"Сезгә, якыннарыбыз» Бөтенроссия акциясе Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясенең барлык 84 субъектында старт ала. Ул «Без бергә» Гомумроссия хәрәкәтен оештыручылар — «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, Гомумроссия халык фронты, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.