«Яз тавышы» илнең иҗади яшьләренә Җиңү көне алдыннан, сугыш еллары җырларын башкарып, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Акция кысаларында хәзерге буын авыр сугыш көннәрендә ватандашларыбызга ярдәм иткән композицияләрнең алтын фонды белән таныша һәм Ватан өчен һәлак булган авылдашларын искә ала алачак.
Акциядә катнашу өчен социаль челтәрләрнең берсендә ( Instagram.com или vk.com) #ГолосВесны, #Росмолодежь, #Роспатриотцентр хештегы астында видеоролик бастырып чыгарырга, шулай ук ФДБУ «Роспатриотцентр»ның рәсми аккаунтын- @hellomyrussia билгеләп үтәргә кирәк.
Тәкъдим ителгән чыганак буларак түбәндәге сылтама буенча җырлар исемлеген кулланырга мөмкин: https://победа.екатеринбург.рф/медиа/песни.
Публикация үз эченә түбәндәге мәгълүматны алырга тиеш:
- музыкаль композиция исемен,
- музыка һәм сүзләре авторын күрсәтергә,
- Бөек Ватан сугышы чоры композициясен язу яки башкару елы,
- башкаручының фамилиясе һәм исеме(акциядә катнашучы) яки коллектив исеме,
- төбәк, торак пункт исеме,
- # ГолосВесны акциясенең рәсми хештегы,
- оештыручыларның хештеглары- #Росмолодежь, #Роспатриотцентр.
«Голос весны» акциясе 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көненә кадәр үткәреләчәк. Флешмобка йомгак ясау 2020 елның 30 июнендә булачак. "Лайк "ларны иң күп җыйган ун видеороликның авторлары
"Роспатриотцентр" ФДБУдән истәлекле сувенирлар алачак. Акциянең төбәк оештыручылары шулай ук мөстәкыйль рәвештә билгеләргә һәм иң ошаган видео авторларын бүләкләргә мөмкин.
Чара яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ тарафыннан оештырылды.