«Йөрәк елъязмасы» акциясе

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрү максатыннан РФ Мәдәният министрлыгы Яндекс компаниясе, Россия ветераннар берлеге һәм «Үлемсез полк» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проекты кысаларында «Йөрәк елъязмасы»бөтенроссия акциясен үткәрүне башлап җибәрә.

Моның өчен Бөек Ватан сугышы темасына язылган шигырь видеосы яздырырга кирәк.Үзегез белән таныштырыгыз, исемегезне, фамилиягезне, сыйныфыгызны, шәһәрегезне күрсәтегез, кемгә шигырьне багышлыйсыз, авторны һәм шигырьнең исемен күрсәтегез.

Роликның озынлыгы: 15 секунд – 5 минут. Видеога минималь рөхсәт : 1280*720 пиксель.

Акциядә катнашучылар – бөтен ил мәктәп укучылары-Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлый яисә үзләренең герой ата-бабаларын сугыш турындагы шигырь белән искә ала алачаклар, аны 2020 елның 8 маена кадәр видеога яздырырга һәм letopisserdec@yandex.ru адресына җибәрергә, шулай ук #летописьсердец, #мәдәни марафон хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International