Рәхмәт сиңа, ветеран! Бүген районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Без бергә» дигән наклейка белән бәйрәм бүләкләре тапшыра башладылар. Аларны хәрби автомобильдә волонтерлар сугыш еллары җырларын җырлап тараттылар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, ветераннар Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин, Гариф Латфулла улы Сафиуллин һәм Хәйруллин Ильяс Хафиз улы чын күңелдән бүгенге санитар-эпидемиологик хәл шартларында да волонтерларның аларны сөендереп, бүләк китерүләренә шатландылар.
Район волонтерлары составындагы мондый “хәрби агитбригада" “Сезгә, якыннарыбыз!» бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды. Бүген ул җыр-моң белән шәһәрдә яшәүче ветераннарны котлады һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырды.
Бәйрәм җыелмаларын районыбызның барлык 22 Бөек Ватан сугышы ветераны алачак. Составына «Без бергә» район штабы иреклеләре, волонтерлар-медиклар, Җиңү волонтерлары кергән төркем 6 майдан 9 майга кадәр барлык ветераннарга да барачак .